ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

Рухи байлык һәм белем сакчылары

27 май – Гомумрусия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне.  Әлеге  дата барлык китапханәчеләр өчен әһәмиятле көн – һөнәри бәйрәм булып тора. Китаплар һәрвакыт белем чыганагы булды, алар мәгърифәтле булырга, зирәклеккә, сәнгатькә өйрәтә, безне рухи яктан баета һәм матуррак итә. Районыбыз китапханәләрендә үз эшләренең осталары, яратып башкарган һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр хезмәт итә. Алар милләтнең зирәк акылын, аның елъязмасын һәм тәҗрибәсен саклыйлар.

Рухи байлык һәм белем сакчыларыРухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
 
Бүген район үзәк китапханәсендә китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Рухи мирас  йорты – китапханә” дип исемләнгән күркәм чара узды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев,  мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, Чакмагыш биләмәара китапханәләр системасы директоры Алсу Радик кызы Гәрәева, әлеге тармак ветеранныры һәм китапханәчеләр катнашлыгында үткән әлеге очрашуда  ихлас котлау-теләкләр яңгырады, якты истәлек-хәтирәләр барланды, эш дәверендәге кызыклы вакыйгалар   искә төшерелде.
 
Бу хакта тулырак – киләсе санда.
 
 
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Рухи байлык һәм белем сакчылары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас