+22 °С
Яңгыр


Чара башында китапханәче Эльза Ямалетдинова Салават Юлаевның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм аның батыр яугир генә түгел, ә искиткеч шагыйрь-импровизатор да булуын билгеләп үтте. Әңгәмәдән соң балалар аның «Туган ил», «Ук», «Уралым» шигырьләрен укып ишеттерделәр. Шулай ук кызлар һәм малайлар танып белү викторинасында һәм «Пазл җый», «Лото: Уфаның истәлекле урыннары» конкурсларында да актив катнаштылар. Чара ахырында «Уралым» җырын тыңладылар.