

Ел саен үткәрелә торган әлеге фестиваль балалар иҗатын үстерүгә һәм танып белү ялын уздыруга багышлана. Фестиваль эшчәнлегендә республика китапханәләре дә катнашты. Алар китаплар һәм уеннар белән бәйле тематик чаралар оештырдылар, балаларга һәм әти-әниләргә уртак иҗат һәм танып белү өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим иттеләр.
7 июньдә Чакмагыш районы вәкилләре Иске Калмаш авылының яңа буын китапханәсе белән таныштырды. Иҗат мәйданчыгында китапханәчеләр фестивальдә катнашучылар игътибарына мавыктыргыч осталык дәресләре, өстәл уеннары, “Башкортстан Республикасы”, “Чакмагыш районы” уен - пазллары тәкъдим иттеләр.
Чара матур мохит, күңел ачу, яшьтәшләр белән аралашу, танып белүгә җанлы кызыксыну, шатлык хисләре белән тулы булды. Анда катнашучылар балалар һәм әти-әниләр онытылмаслык хисләр һәм тәэссоратлар алды.