

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда бер генә социаль әһәмиятле вакыйга да әлеге учреждениеләр катнашлыгыннан башка үтми.
Районыбызның мәдәният вәкилләре республика конкурсларыннан һәм фестивальләреннән дә читтә калмый, призлы урыннар яулый. Агымдагы елда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча да гаять зур эш башкарылды. "Бердәм Русия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" федераль проекты кысаларында район мәдәният йортының тамаша залында яктылык диодлы экран урнаштырдылар.
Ул сыйфатлы, якты сурәтләр, видеоязмалар күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм тематик чараларның, театральләштерелгән тамашаларның һәм концертларның алыштыргысыз атрибуты булачак. Заманча техник җиһазландыру район мәдәниятен үстерүдә тагын бер адым булды. Залдагы уңайлы атмосфераны партия проекты буенча идәненә түшәлгән яңа ковролин да тулыландырды.
26 июньдә район мәдәният йортында “Клуб оешмалары – мәдәният учреждениеләрендә мәдәни төрлелеккә юл” дип аталган семинар-практикум узды.
тулырак: алдагы санда