+22 °С
Яңгыр


Гүзәл табигатъ кочагына сыенып утырган авыл зур түгел. Бишенче июльдә шушы кечкенә авылда Тангатаровларның нәсел шәҗәрәсе буенча олы бәйрәм булды. Анда Тангатаровларның дүрт буын вәкилләре генә түгел, барлык авыл халкы катнашты. Кунаклар да байтак җыелды. Уфа шәһәреннән килгән Халисә Мәсгутъ кызы Мөдәрисова-Мөхәмәдиева җитәкләгән “Рәйхан” төркеменең, зур концерт программасы белән чарада катнашуы авыл халкына олы бүләк булды. Митрә-Әюп авылы мәдәният йортына актив йөргән үзешчәннәр ─ “Яшь йөрәкләр” фольклор төркеменең чыгышы мәйдандагылар тарафыннан яратып кабул ителде.