ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь

95 яшь – олуг юбилей

Күптән түгел Яңа Балак авылында яшәүче тыл хезмәткәре Фәсимә Сираҗетдин кызы Мифтахетдинова 95 яшен тутырды.

95 яшь – олуг юбилей95 яшь – олуг юбилей
95 яшь – олуг юбилей


Шушы олуг юбилее белән аны Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев тәбрикләде.
Ул юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм авыл хакимияте җитәкчелеге исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Фәнүз Фәйрүз улы аңа Бөек Ватан сугышының авыр елларында һәм аннан соң да күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, какшамас сәламәтлек, ныклы рух көче, озын гомер теләде. Рәҗәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярга концерт номерлары бүләк иттеләр.

95 яшь – олуг юбилей
95 яшь – олуг юбилей
95 яшь – олуг юбилей
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас