+22 °С
Яңгыр


Күңелле хәрәкәтле уеннар – ул безнең байлыгыбыз. Җәйге уку залы чикләрендә Имәнлекул авылы китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә халык уеннарына багышланган программа үткәрделәр. Чара барышында балалар башкорт халык уеннарының бай тарихка ия булуын белделәр: алар борынгы заманнардан сакланып калганнар һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр, буыннан-буынга күчеп, иң яхшы милли традицияләрне үзләштергәннәр. Башкорт авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралган була. Аннары балалар «Аю белән куяннар», «Ак тирәк, күк тирәк» кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да татлы призлар таратылды.