ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

Уфа туризм өлкәсендә Русиядә дүртенче урынны алды

Башкалабыз Уфа 2025 елның беренче алты аенда туризм өлкәсендә ачылган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча Русия шәһәрләре арасында дүртенче урынны алды.

Уфа туризм өлкәсендә Русиядә дүртенче урынны алдыУфа туризм өлкәсендә Русиядә дүртенче урынны алды
Уфа туризм өлкәсендә Русиядә дүртенче урынны алды

Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстан башкаласы Мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.
Бер үк вакытта Уфада туристлык инфраструктурасы, шәһәр үзәгенең туристлык коды үсеш ала, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү алып барыла, кече һәм урта эшмәкәрлек субсидияләнә, шулай ук кызыклы инвестпроектлар гамәлгә ашырыла. "Уфа – гаять зур потенциаллы уникаль шәһәр. Без бу уникальлекнең барлык якларын да ассызыкларга тырышабыз", – дип белдерде Ратмир Мәүлиев.

чыганак: башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас