+28 °С
Болытлы


Китапханәче Рива Исаева җәйге уку залы эшчәнлеге кысаларында “Иң яхшы китаплар сезгә!” дип аталган Татар китабы көнен үткәрде. Ул китап сөючеләргә китапханә фондында булган татар телендәге китаплар, брошюралар, вакытлы матбугат басмалары турында сөйләде. Чарада катнашучылар татар әдәбиятына зур кызыксыну күрсәттеләр. Иң зур игътибарны Г.Галләмова һәм З. Кадыйрова китапларына бирделәр. Китапханәче укучыларны яшь татар язучыларының, шагыйрьләренең һәм драматургларының төрле жанрлардагы әсәрләре тупланган "Күңел көзгеләре" җыентыгы белән таныштырды. Татар китабы көне чарасында хәзерге татар язучыларының иҗатына гына түгел, ә шулай ук якты һәм үзенчәлекле татар тарихына да басым ясалды.