ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
6 август 2025, 05:53

“Активистлар” клубында чираттагы очрашу

Имәнлекул авылы китапханәсендә “Активистлар” клубында шөгыльләнүчеләрнең чираттагы очрашуы булды.

“Активистлар” клубында чираттагы очрашу“Активистлар” клубында чираттагы очрашу
“Активистлар” клубында чираттагы очрашу

 Очрашуның беренче өлеше шагыйрь Кәрим (Кәримов) Хәниф Кәрим улының тууына 115 ел тулуга багышланды. «Җыр өчен туган» дип исемләнгән шигърият сәгатендә китапханәче язучының биографиясе белән таныштырды. Артабан китап сөючеләр авторның шигырьләрен укыдылар.
Очрашуның икенче өлешендә клуб әгъзалары гүзәллек дөньясына чумдылар. Лениза Сәлмәнова скотчта тере чәчәкләрдән һәм үләннәрдән панно ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Бу үзеңне иҗади ысул белән таныштыру ысулы гына түгел, ә менә дигән шәп стресска каршы көрәш чарасы һәм эчке дөньяңны һәм теләкләреңне яхшырак аңлау мөмкинлеге дә булды.
Очрашу җанлы аралашу һәм үзара кызыксынулар мохитендә узды. Чарада һәммәсе дә яхшы күтәренке кәеф белән иҗат иттеләр һәм кабатланмас шәхсән сувенирларга ия булды.

“Активистлар” клубында чираттагы очрашу
“Активистлар” клубында чираттагы очрашу
“Активистлар” клубында чираттагы очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас