

Чара авыл халкын үзләренең тәэссоратлары, тарихлары белән уртаклашырга һәм яшәү урыннары турында күбрәк белергә теләүчеләрне җыйды. Ул Гыйлемдар Рамазанов сүзләренә язылган «Шат кояшлы Чакмагышым» җырыннан башланды. Китапханәче китап сөючеләргә Чакмагыш районы тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар үзләре яшәгән урынның тарихын һәм мәдәниятен белүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында фикер алыштылар. Теләге булган һәркем районда үзенең яраткан урыннары, балачак һәм гаилә традицияләре турында сөйләде. Чара барышында туган як турында шигырьләр укылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов,Василий Николаев һәм Шәйхелислам Салиховны, Чакмагыш районы язучы - фронтовикларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да искә алдылар. Чарага якташларыбыз турында материаллар, Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның китаплары әзерләнде.
Очрашу Ривенер Гобәевның «Рәхмәтеңнән башка нишләрмен» җырын тыңлау белән тәмамланды. “Мин яшәгән район” тематик сәгате дустанә һәм җылы мохиттә узды һәм авыл халкы арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итте. Китапханә халык тәҗрибә уртаклаша һәм уртак мәнфәгатьләр таба алсын өчен, шулай ук бергәләп үзләренең әйләнә-тирә дөньясын яхшырту өстендә эшләр өчен мондый чараларны үткәрүне дәвам итәр, дигән ышанычтабыз.