+21 °С
Облачно


Бу көнне китапханәдә 6 нчы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булды. Баш китапханәче Илмира Шәфыйкова яшь укучыларны Шәйморатовның кыскача биографиясе белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, башкорт кавалерия дивизиясенә багышланган хәрби-тарихи китаплар һәм басмалар тәкъдим итте. Башкорт һәм рус телләрендә «Живая книга: Башкортостан – Родина героев» дигән патриотик комикслар сериясен күрсәтте, анда генерал Шәйморатов һәм партизан отрядлары командирлары Даян Мурзин һәм Вафа Әхмәдуллинның батырлыклары турындагы ике рәсемле тарих бар. Хикәя “Җиңү җайдаклары” документаль фильмы фрагменты һәм “Шәйморатов генерал” җырына клип белән озатылды.