ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
26 август 2025, 06:40

Ага чишмә челтер-челтер...

Узган чимбәдә Чишмә-Каран авылы халкы изге урыннарның берсе –чишмә янына җыелды. Бу көнне авыл чишмәсе икенче сулыш алды.

Ага чишмә челтер-челтер...Ага чишмә челтер-челтер...
Ага чишмә челтер-челтер...

Су – кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Судан башка яшәеш, тормыш юк. Су – яшәү чыганагы һәм дөньяның иң кыйммәтле байлыгы. Чишмә суына берни җитми. Хәзер урамнарда гына түгел, өйләргә су кергән булса да, кешеләр чишмәгә суга йөри. 23 августта Чшмә-Каранда авыл халкының җыелуның да төп сәбәпчесе чишмә булды. Чишмәләр – туган якның бизәге. Күп кенә авылларның даны нәкъ менә чишмәләргә бәйле рәвештә таралган. Җир куенын ярып чыккан чишмә сулары тәмле дә, татлы да. Соңгы елларда чишмәләрне тергезү, төзекләндерү юнәлешендә Балтач авыл биләмәсендә бик күп эшләнде. Мәсәлән, 2021 нче елда Яңа Каръяуды авылы чишмәсе, быел Түбән Каръяуды, Чишмә- Каран чишмәләре икенче сулыш алган. Чишмәләр гасырлар буена ничәмә-ничә буын кешеләренә яшәр өчен көч, сихәт биреп тора. Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар. Чишмә-Каран чишмәсенең дә матур тарихы бар. “Минем Чишмә-Каран авылына килен булып төшүемә биш дистә елдан артып киткән. Бу үзе бер тарих”, – дип хәтирәләрен уртаклашты Алина апа Әһәдуллина. Элекке заманнарда яшьләр шушы чишмә буенда кичке уенга җыелганнар, гашыйклар сөйгәннәре белән очрашканнар. Авылга килен төшсә, беренче чиратта чишмәгә су юлын күрсәткәннәр. “Чыннан да, Чишмә-Каран авылына килен булып төшкән кызлар гомерлеккә шушында калган. Язмышларын Чишмә-Каран авылы белән бәйләп, бәхетләрен шушында тапкан, тормыш иптәшләре белән балалар тәрбияләп үстергән Мөзәянә апа, Сәүдә апа, Фина апа, Нурдидә апа, Фәһимә апа, Динә апа, Фәния апа, Мәрьям апаның гомер юллары шушы чишмәдән аерылгысыз булган. Бүгенге көндә матур гомер итүче Алинә апа, Рәйфә, Рузилә, бик яшьли тормыш иптәшен югалтса да, авылны ташламаган Әминә, гомерләре читтә үтеп, хаклы ялга чыккач, туган авылына кайтып йорт салып, шушында игелекле гомер кичерүче Лена белән Мөхәммәтҗан Солтановлар, ата нигезен ташламыйча, даими кайтып йөрүче Гөлшат һәм тормыш иптәше Азат Габдрахмановлар, Чишмә-Каранда төп йортта гомер итүче Гадәви Йосыпов һәм Альберт Сабитов, Уфада яшәп, Чишмә-Каранның табигатенә гашыйк булган Валерий Мыцык чишмә юлын онытмыйлар”, – дип сөйләде чараны алып баручы Рима Гайнанова. “Мин үзем дә Чишмә-Каран килене. 1985 нче елның февралендә килеп булып төшкән идем. Без монда атна-ун көн генә яшәп, Яңа Карьяудыга башка чыктык. Үзебезгә йорт-җир булдырып ныклап аякка басканчы атна саен Чишмә-Каранга мунчага кайтып йөрдек. Тормыш иптәшемнең әти-әнисе Сәүдә һәм Шәрифҗан Гайнановлар бик яхшы, ярдәмчел кешеләр булды. Мин килен булып төшкәндә авылда яшәүчеләр аз иде инде. Бәләкәй генә агач магазин һәм ферма гына бар иде. Урмансыз якта туып үскәч, мин Чишмә-Каранның табигатенә гашыйкмын. Урманнарында җаныңа ни кирәк, барысы да үсә: җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә, колмак...” – ди Вәлимә Әхмәтханова. Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова авыл халкын шушы матур бәйрәм белән тәбрикләп, чишмәне төзекләндерүдә көч салган уңганнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәмзил Әхмәдуллин, Рузил Әхмәдуллин, Динар Әхмәдуллин, Айдар Әхмәдуллин, Гадәви Йосыпов, Альберт Сабитов, Мөхәммәтҗан Солтанов, Азат Габдрахманов, Ришат Әкбәров – олы хөрмәт һәм мактауга лаек кешеләр. Чишмәне тәртипкә китерәсе иде, дигән уй-хыяллар белән яшәгән, бүген шушы изге эшне жиренә житкергән өчен, гел авылым дип янып-көеп яшәүче Рәмзил Рәүф улы Әхмәдуллинга зур рәхмәт җиткерделәр. Чишмә-Каран авылының горурлыгы ул. Рәмзил – шушы авыл егете. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Три ключа урта мәктәбен тәмамлый. Аннары Уфа энергетика техникумында укый. Армия сафларында хезмәт итә. Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Лукойл ЭПУ Сервис” җәмгыятендә техник-электрик булып эшли. Тормыш иптәше Рәзифә белән ул һәм кыз үстерәләр. Рәмзил оста куллы оештыручы, уңган ир-егет кенә түгел, ә гармунчы һәм җырчы да. Бүгенге бәйрәмгә ул музыкаль күчтәнәч әзерләгән иде. Чараны музыкалҗ номерлары белән шулай ук Эльвира Фёдорова, Идрис Хәмидуллин, Эльза Камалова, Розалия Хөрмәтуллина, Зөлфәт Мөхәммәтдинов бизәде. Чишмә-Каран чишмәсенең суы мул аксын, тәнгә сихәт, жанга тынычлык бирсен. Шул чишмә моңын тыңлап, хозурланып туган авылда тату яшәргә насыйп булсын.

Ага чишмә челтер-челтер...
Ага чишмә челтер-челтер...
Ага чишмә челтер-челтер...
Ага чишмә челтер-челтер...
Ага чишмә челтер-челтер...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас