+22 °С
Яңгыр


Чара 14 яшькә кадәрге яшьләрне җыйды һәм татар мәдәнияте традицияләре белән танышырга һәм тату компаниядә күңелле итеп вакыт уздырырга теләгән балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Программада «Ак калфак», «Перехватчики», «Урын ал» кебек мавыктыргыч һәм күңелле ярышлар тәкъдим ителде. Бу уеннар бер генә катнашучыны да битараф калдырмады – балалар активлык һәм команда рухы күрсәтеп, дәртләнеп ярыштылар. Чараны оештыручылар шатлык белән тулы күңелле мохит тудырдылар. Ул һәммәсенең дә күңеленә хуш килеп, онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.