ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Культура и искусство
11 сентябрь 2025, 10:15

Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды

Митрә-Әюп мәдәният йортында "Чәчәкләр безгә назлы елмайды"дип исемләнгән матур чәчәк бәйрәме узды. 

Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырдыЧәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды
Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды

Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Чара барышында чәчәк композицияләре күргәзмәләре оештырылды, анда чәчәк үстерүче осталар табигать һәм аның күптөрлелеге белән рухландырылган үзләренең үзенчәлекле эшләрен тәкъдим иттеләр. Чәчәкләр бәйрәме аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм ял итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ул авылдашларның һәммәсендә дә назлы, җылы, матур тәэссоратлар калдырды. Анда катнашучылар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тагын да күбрәк бәһаларга мөмкинлек бирүче мондый күркәм чараларның традициягә әверелүенә ышаныч белдереп, өйләренә таралыштылар.

Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды
Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды
Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды
Чәчәкләр бәйрәме матур тәэссоратлар калдырды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас