

Чакмагыш районында яшәүче Тәслимә Сәләхетдин кызы Камалова курчакларга милли костюмнар тегә. Кушнарен районы Иске Мортаз авылы кызы моннан кырык ел элек Чакмагыш районы Тубән Карьяуды егете Фирдәвис Камаловка кияүгә чыга. Өч бала тарбияләп үстерәләр. Хаклы ялга чыккач Тәслимә апа оныклар карай, буш вакытларында курчакларга кием тегә башлый. Беренче курчакны балалар бакчасына йөргән оныгына тегә ул. Шушы вакыттан бу аның яраткан эшенә әйләнеп китә. Килене Ильмира белан буш вакытларында курчаклар эшләп, аларга милли киемнәр тегә башлыйлар, артабан оныклары да бу матур киемнәрне кия башлый. Ә алар Тәслимә апада өчәү. Шушы оста куллар теккән милли киемнәрне кигән курчакларны Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбенең 5 А сыйныфында Милли костюм көне уңаеннан оештырылган сыйныф сәгатендә күрергә туры килде. Сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Дәүләтшина укучыларга курчакларга кидерелгән матур милли киемнәрне күрсәтеп, аларның тарихын, милли чагылышын аңлатты. Әйткәндәй, бәйрәм 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Безнең республикада йөздән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйләүче зур тарих та. Традицион башкорт киеменә моданы да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.