

Күпмилләтле халкыбызның киемнәре, мәдәни мирасы кебек үк чагу, күркәм кояшлы шушы бәйрәм көнендә Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә ижат дөньясы серләрен үзләштергән укучылар өчен дә Милли костюм көненә багышланган күркәм чара үтте. Аны хореография бүлеге педагогы Рәйлә Нәгыймулла кызы Нуриханова күркәм итеп алып барды. Тәүдә ул малайлар һәм кызлар белән күпмилләтле республикабыз, анда яшәүче халыклар турында әңгәмә үткәреп, аларның милли мәдәнияте һәм киемнәре хакында аңлатма бирде. Фәһемле бу чара барышында укучылар һәр милләт костюмнарының бизәлеш үзенчәлекләре, аларның бизәк-нәкышларына хас рәсем-билгеләр турында бай мәгълүматка ия булды. “Һәр костюм теге яки бу милләтнең холык-фигылен, дөньяга карашын чагылдыра: нәкышлар һәм орнаментларның һәркайсы тирән мәгънәгә ия, төсләр исә халык мәдәниятен, рәхи кыйммәтләрне чагылдыра, ә үзенчәлекле элементлар киемнәрне башка милләт вәкилләре киеменнән аерырга ярдәм итә”, – дип аңлатты ул.
Чараны башкорт, рус, татар һәм башка халыклар киемнәрендәге балаларның шул милләттләр биюләрен башкарган, көйләрен яңгыраткан чыгышлары бизәде.