

Бу бәйрәм Башкортстанда яшәүче халыкларның тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Балалар иҗат үзәгендә дә әлеге дата чикләрендә “Алтын җеп” берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар өчен башкорт түшелдереге ясау буенча осталык дәресе үткәрелде.
“Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк”, – дигән әйтем бар халкыбызда. Бүген дә заманча халык бизәнгечләре тагып йөрү модада. Алар – түшелдерек, сакал, челтәр һәм башка күп төрле бизәнгечләр. Түшелдерек – башкорт хатын-кызының иң чагу детале.
Соңгы вакытта гүзәл затларда борынгы бизәнгечләр, челтәр-кашмауларга кызыксыну арта. Мәдәни чараларда халкыбызның абруйлы хатын-кызлары милли киемдә чыгыш ясый, түшелдерек, сакал, челтәр такканнары да күренә. Мондый хатын-кызлар һәммәсендә дә бары тик соклану һәм горурлык тойгылары уята. Аларны эшләүче осталар да күбәйде.
“Алтын җеп” берләшмәсенең җитәкчесе Гөлназ Макулова кызларга фетр, тәңкәләр, тасма, бисерлар кулланып, түшелдерек ясау буенча осталыгы белән уртаклашты, эш процессын аңлатты.
“Бүген мин балаларга башкорт хатын-кызларының төп бизәвечләренең берсе – түшелдерек ясау этапларын күрсәттем. Ул түшнең ачык җирен каплаган. Балалар түшелдерекләрне әзер үрнәк буенча карап эшләде. Бу матур хатын-кызлар милли киемен алар бәйрәмнәрдә тагып йөри алачак. Бүгенге дәресебез моның белән генә тәмамланмый, без тәрбияләнүчеләрем белән тагын да җыелып, эшләребезне дәвам итәчәкбез әле”, – диде Гөлназ Рәдиф кызы Макулова, эш барышы белән таныштырып.
Кызлар бар тырышлыкларын, фантазия һәм осталыкларын җигеп эшкә кереште. Һәр бизәнү әйбере өлге буенча эшләнсә дә, алар кабатланмас булды. Әлеге осталык дәресе аларга матур бизәвеч ясарга өйрәнергә дә ярдәмләшә, милли мәдәният белән якыннан танышырга да мөмкинлек бирә.