

Безнең Чакмагыш төбәге тарихта сизелерлек эз калдырган атаклы кешеләре белән дан тота. Алар турында бик күп китаплар язылган. Шундый якташларыбызның берсе – Рөстәм Нәбиев. “Бөртекләп җыелган гомер” китабы Омск шәһәрендә казарма җимерелү, анда күп яшь солдатларларның һәлак булуы, Рөстәмнең исән калу вакыйгалары эзләре буенча язылган. Яшь егет хыялларының барысы да юкка чыккан кебек тоелса да, Рөстәм киләчәктә тулы канлы тормыш белән яшәргә көч тапты. Ул һәммәбез өчен дә сынмас рух һәм ныклык үрнәге булып тора. Бу авыр вакыйгалар турындагы китап беркемне дә битараф калдыра алмый. Акция барышында күп кенә респондентлар бу шәхес турындагы повестьның укучылар арасында популяр әсәрләр арасында урын алырга лаеклы булуы белән көлештеләр.