

Узган атнада өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән район мәдәният йорты алдында «Лада» эстрада-инструменталь ансамбле «Чын күңелдән мәхәббәт белән һәм баш иеп» дип исемләнгән матур бәйрәм концерты тәкъдим итте. Бу көнне һава торышы да һәммәсен дә сөендереп, концерт карарга килүче өлкәннәребезнең бит очларын җылы кояш нурлары белән иркәләде.
Балалар сәнгать мәктәбе диреторы Луиза Марсель кызы Абдрахманова биредә җыелучыларны алда торган күркәм бәйрәм – Өлкән яшьтәгеләр көне белән тәбрикләп, җәмгыятебез, ватандашларыбыз өчен салган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул аларның һәммәсенә дә олы хөрмәт белдереп, иминлек, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, яхшы кәеф, бары тик уңай хис-кичерешләр һәм озын гомер теләде.
Бәйрәм программасы Балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары чыгышларына бай булды һәм, әлбәттә, "Лада"ансамбле башкаруында җанлы музыка белән тулыландырылды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны һәм шагыйрә Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова үзенә генә хас моңлы, назлы тавышы белән үзе иҗат иткән шигырьләрне укып, аның иҗатына гашыйк булган тамашачыларны сөендерде. Чакмагыш балалар модельле һәм район үзәк китапханәсе китапханәчеләре дә шигърият сөючеләргә эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр укып рухландырды.
Чара өлкән буынга аралашу, күңел ачу, ял итү өчен матур бер мөмкинлек булды. Алар чыгыш ясаучыларга кушылып, күңелле җырлап утырды, парлап биюләргә дә төште, яңа дуслар тапты, рухи азык алды.