ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
23 сентябрь 2025, 04:50

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте

Узган атнада районыбызның 95 еллыгын һәм Чакмагыш авылының 350 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Иске Калмаш модельле китапханәсендә талантлы якташыбыз, журналист Рәзифә Гали кызы Сәхапова иҗатын һәм аның әдәбиятка керткән өлешен билгеләп үтү өчен төрле яшьләрдәге укучылар җыелды.

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте

 Биредә Рәзифә Гали кызының «Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үткәрелде. Чара авторның иҗатын яратучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул чын мәгънәсендә авторның иҗатына һәм тормышына, аның әдәбиятка һәм мәдәнияткә керткән өлешенә багышланган иҗади очрашу булды. Чарада катнашучылар Р. Сәхапованың әсәрләре белән таныштылар, аның биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, шулай ук аның иҗатында күтәрелгән темалар һәм идеяләр турында фикер алыштылар. Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Балалар һәм өлкәннәрнең программада мавыгып катнашуларын, тәэссоратлары белән уртаклашуларын һәм авторның иҗатының яңа якларын ачуларын күрү күңелле булды. “Барлык катнашучыларга да матур кичә өчен рәхмәт белдерәбез. Р. Г. Сәхаповага таланты һәм илһамы өчен олы рәхмәт җиткерәбез. «Чакмагыш икмәге» китапханә бенефисы Иске Калмаш мәдәният йорты һәм Иске Калмаш авыл советы хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырылды, моның өчен аларга аерым рәхмәт”, – ди чраны оештыручылар.

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас