+22 °С
Дождь


Фәнилә Фәтхелгали кызы бар гомерен мәдәнияткә багышлаган. 1985 елдан ул район мәдәният йорты каршындагы «Чакматаш» бию ансамблен, 1990 елдан 2016 елга кадәр «Ахирәтләр» фольклор ансамблен җитәкли. Аның таланты, эшкә тугрылыгы һәм күңел җылысы белән халык сәнгате буыннардан-буыннарга күчеп, безгә бүген дә шатлык өсти.
Фәнилә Фәтхелгали кызына ныклы сәламәтлек, илһам чишмәләренең ташып торуын, якыннарының шатлыгы, иминлеге, мәхәббәте белән тулы озын гомер телибез!