ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
6 октябрь 2025, 10:10

Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти

Митрә-Әюп авыл клубы иҗат коллективы һәм китапханә хезмәткәрләре Яңа Балтач авылындагы Бакалы психоневрология интернаты филиалында өлкәннәрне матур концерт белән сөендерде.

Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өстиКүңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти
Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти


Бакалы психоневрология интернаты филиалы – Рәҗәп авылындагы өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационарда хезмәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәрвакыт игътибар һәм хәстәрлек үзәгендә тотыла. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган һәм пациентларның һәркайсы үзләренә күрсәтелгән хезмәт төрләреннән үтә канәгать.
Мәдәният хезмәткәрләре – монда даими көтеп алынган кунаклар. Еш кына бирегә килеп, матур концерт номерлары белән сөендереп торалар. Һәр чыгышлары өлкәннәребезнең күңеленә май булып ята, яшәү көче өсти. Аларны һәрчак: “Тагын да килегез, көтәбез”, – дип озатып калалар.

Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти
Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти
Күңелләренә май булып ята, яшәү көче өсти
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас