

Шушы көннәрдә Яңа Калмаш авылында яшәүче Фируза Миңнебулат кызы Әминова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олуг юбилее белән аны Иске Бәшир авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бер гасырга якын гомер кичергән Фирүза әбигә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы игелекләр теләделәр.
Юбилей – ул туган көн генә түгел, ул тормышның яшәгән этаплары арасында билгеле бер чик. Мондый көнне өлкән кешегә үз игътибарыңны һәм рәхмәтеңне белдерү бик мөһим. Бигрәк тә 90, 95, 100 еллык юбилейларга кадәр яшәгән кешеләр горурлык уята, чөнки алар легенда булырга лаеклы.
Аларның шундый озын һәм катлаулы тормыш юлы сокландыра. Анда күпме күтәрелүләр һәм егылулар, очрашулар һәм аерылышулар, шатлык һәм күз яшьләре булган! Лаеклы гомер, киләчәк буын файдасына хезмәт иткән катлаулы тормышы өчен рәхмәт әйтеп, юбилярга котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.