ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Культура и искусство
7 октябрь 2025, 07:10

Йөрәгендә – илсөярлек хисе

Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Гүзәл табигатьле Сыйрышбаш авылының да данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре күп.

Йөрәгендә – илсөярлек хисеЙөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе

 Узган атнада Чакмагыш авылы үзәк китапханәсендә шундый данлыклы якткашларыбызның берсе – икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 455 фәнни хезмәт авторы, районыбызның шәрәфле кешесе, Гыйлемдар Рамазанов исемендәге бүләк иясе Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыповның “Хәтер” китабы туе үтте.
Әлеге күркәм чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, филология фәннәре кандидаты, УФТУның журналистика факультеты доценты, журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм-2007” конкурсы лауреаты Рәүф Рифкать улы Идрисов, журналист, "Чакмагыш чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе, күп китаплар авторы Рәзифә Гали кызы Сәхапова, китапханәчеләр, китап сөючеләр катнашты.
“Чакмагыш минсез булган, бар һәм булыр. Ә менә мин үзем Чакмагышсыз – юк ул. Чакмагыш! Нинди күңелгә якын сүзләр! Ниндидер уңышлар яуласам, аларны ишеттерер өчен туган ягыма ашыгам”, – дип яза туган ягына олы сөю хисләре белән Касыйм абый бер язмасында.
Биредә хөрмәтле Касыйм Мөхәммәтназыйф улына карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Язманың дәвамы белән киләсе санда таныша аласыз.

Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Йөрәгендә – илсөярлек хисе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас