

Суперфинал бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Абсолют җиңүче “Библиолимп. Русия” кубогын алачак. Проект әдәбият белән мавыгучы укучыларны берләштерә һәм белемнәрне күрсәтүдән тыш, илебезнең төрле почмакларыннан фикердәшләр белән очрашу мөмкинлеге дә ул.
Шушы проект чикләрендә бүген Балалар модельле китапханәсендә кызыклы чара – П.П.Ершовның иҗатына багышланган интеллектуаль әдәби уен үткәрелде. Анда Чакмагыш гимназиясенең 4 сыйныфлар укучыларыннан торган “Эрудитлар”, беренче урта мәктәпнең 4В сыйныф укучылары катнашлыгында “Беренчеләр” һәм Юмаш урта мәктәбенең 3, 4, 5 сыйныфлар укучыларының “Эврика” җыелма командалары көч сынашты.
Балаларны төрле биремнәр белән 5 тур көтте. Чараның шартлары буенча биремнәрне игътибар белән тыңларга, команда белән киңәшләшергә һәм дөрес җаваплар бирергә кирәк иде.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.