

Шигърият бәйгесендә район мәктәпләре укучылары, китапхәнәнең тугры дуслары булган әдәбият сөючеләр, якташ шагыйрь Марис Нәзиров исемен йөрткән “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары – яшьләр һәм өлкәннәр катнашты. Алар башкаруында туган телләрдә шигырьләр яңгырады. Бәйге өч номинация буенча үтте. Аларның һәркайсында якташ әдипләр язган һәм конкурсантлар үзләре иҗат иткән шигырьләр укып ишеттерелде. Бәйгене оештырып үткәрүче, сценарий авторы һәм чараны алып та баручы булган Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева һәр конкурсантны тамашачылар игътибарына зур хөрмәт белән тәкъдим итте. Чара барышында анда катнашучылар һәм жюри әгъзалары башкаручыларның туган ягыбызга тирән хис-тойгылар белән сугарылган чыгышын тыңлап сокландылар. Яшь буын вәкилләренең дә кече Ватаныбызга булган мәхәббәтен шигъри юллар аша, сәнгатьле җиткерергә омтылуы аеруча сөендерде.
(Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була.)