

“Без һәр муниципалитетта шәһәрнең яки районның туристлык җәлеп итүчәнлеген ассызыклаучы уникаль вакыйгалы чаралар уздыру белән кызыксынабыз”, – диде Радий Фәрит улы 2024 елның 26 гыйнварында Республика Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашуында.
Республикабызда “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм.” проекты да уңышлы дәвам итә. Проект программасы республика территориясендә урнашкан туристлык күргәзмә объектлары, шул исәптән музейлар, театрлар буенча да сәяхәт итүне күз алдында тота. Республиканың кызыксындырырлык урыннарына пенсия яшенә җиткән һәркем бара ала. Мондый сәяхәтләрдә безнең Чакмагыш районы өлкәннәре дә бик теләп катнаша. Аларны анда һәрчак медицина хезмәткәре дә озата бара.
Хаклы ялдагы райондашларыбыз фикеренчә, мондый сәфәрләр өлкәннәребез өчен бик кирәкле. Ул аларда катнашучылар өчен үз туган ягын, республикабызны яхшырак белергә, Башкортстанның истәлекле урыннарын күрергә, мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнергә, үзләре өчен яңалык ачарга ярдәм итеп кенә калмый, ә өлкән буын вәкилләре өчен бик мөһим булган актив ял итү, аралашу өчен мөмкинлекләр дә бирә.
Укучыларның туристлык буенча белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны ачыклау максатыннан районда ел саен туристлар слеты уздырыла. Бу чараны район үзәгендәге Балалар иҗат үзәге оештыра. Быел да ул анда катнашучыларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдырып, күңелле үтте. Игенче авылында узган бу чарада көн дә бик уңай туры килеп, кояш нурлары, җылы һава торышы белән сөендерде. Слетта 14 команда катнашты.
“Турслет – ул ярыш кына түгел, ул – үзеңне күрсәтү, команда рухын ныгыту һәм төбәгебезнең матур табигатеннән ләззәт алу мөмкинлеге. Сезнең барыгызга да якты җиңүләр һәм онытылмас тәэссоратлар һәм, әлбәттә, гадел көрәш, уңышлар һәм шәп ял телим”, – диде Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, туристик слетта катнашучыларны сәламләп.
Ярышларның судьясы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Наил Зәкәрия улы Һадыев чараның кагыйдәләре, тәртибе һәм шартлары белән таныштырды.
Слетта катнашучы егет-кызлар бу көнне турист сукмакларының нинди генә киртәләрен үтмәде дә, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә көч сынашмады. Ә иң мөһиме – һәркем команда белән эш итү, бер коллективка туплануның никадәр отышлы булуын аңлады, ахыргы нәтиҗәләргә үзеннән лаеклы өлеш кертү өчен тырышты. Һәр мәктәп командасы үз палаткалы лагерен җиһазлап, учак якты, ориентлашу, топография, туган якны өйрәнүдә белемнәрен күрсәтте, каршылыклар полосасын үтте һәм рәхәтләнеп гүзәл табигать кочагында ял итте.
Чара бик җанлы һәм күңелле үтте. Быелгы слет укучыларга һәм укытучыларга көч-дәрт һәм чагу тәэссоратлар бүләк итте. Командалар арасында күтәренке ярыш рухы һәм яхшы кәеф мохите хөкем сөрде. Балалар табигать кочагында актив физик әзерлек һәм сәләтләрен күрсәтте, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралышты һәм файдалы ял итте.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, Башкортстан туристлар агымы арткан төбәкләр исәбенә керә. Башкортстан Республикасы буенча туристлар агымы 2024 елда 2,3 млн берәмлектән артык тәшкил иткән. Төбәкнең туристлык инфраструктурасын үстерү исәбенә алдагы уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023 елда бу максатларга 1,5 млрд сумга якын федераль акча җәлеп ителде.
Республика туризм өлкәсендә инвестиция инициативаларын тормышка ашыру өчен уңайлы кораллар тудыра. Республика Башлыгы инвестиция сәгатьләре кысаларында проектларны шәхсән үзе карый һәм аларга ярдәм итү турында карарлар кабул итә.