

Укытучылар Г.З. Шәрипова һәм Р.В. Хәмәтшина әлеге музыка коралының барлыкка килү тарихы турында танып белү программасы әзерләделәр. Хореография бүлеге матур бию номерлары әзерләде (җитәкчеләре Н.И. Әшәрапова һәм Р.Н. Нуриханова), музыка бүлеге инструментларда уйнау һәм вокал номерлары белән чыгыш ясады (укытучылары Р.А. Латыйпова, Л.А. Дмитриева, Р.В. Хәмәтшина , Р.М. Төхвәтуллина, А.А. Казаева ). Балалар мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Гүзәл Зөфәр кызы Шәрипова курайда уйнап, тамашачыларда соклану уятты.
Курай – милли башкорт уен коралы. Музыка коралы ясала торган чәчәк бары тик Башкортстан территориясендә генә үсә. Курай чәчәге Башкортстанның республика флагында һәм гербында сурәтләнгән төп символларының берсе булып тора һәм халыклар дуслыгын һәм аларның бердәмлеген символлаштыра.