+22 °С
Яңгыр


Анда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары катнашты һәм Квиз да көч сынашты, ватанчылык, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча сорауларга җавап бирде. Катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов сәламләде һәм уңышлы эшчәнлек теләде. Бакалы, Бүздәк, Бөре, Дүртөйле, Мишкә, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары, Октябрьский шәһәре вәкилләре катнашкан кызык квиз уенында беренче урынны – Чакмагыш, икенчене – Бакалы, өченче урынны Дүртөйле районы вәкилләре яулады. Мондый чаралар районнар арасында бәйләнешне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, үсеш стратегияләрен төзү өчен уңышлы.