

Кунакларны муниципаль районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, китапханәләр системасы директоры Алсу Радик кызы Гәрәева, Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова һәм Иске Калмаш урта мәктәбенең шәйморатов сыйныфы укучылары җылы каршы алды һәм сәламләде.
Әлеге турда катнашучылар өчен Иске Калмаш модельле китапханәсенең функциональ зоналары буйлап экскурсия, заманча җиһазларга күзәтү оештырылды. Экскурсия барышында өстәлләрнең берсендә яугирләрне бәла-казадан курчалау беләзекләрен үрү буенча осталык дәресе үткәрелсә, икенчесендә исә балалар зур мавыгу белән районыбызның истәлекле урыннары буйлап лото уйнадылар. Иркен һәм җылы мохиттә хезмәттәшләр китапханә эшчәнлеге турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу анда катнашучыларда күңелле һәм бай тәэссоратлар, онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды.