ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
21 октябрь 2025, 04:50

Бию традицияләрен саклап һәм үстереп

Биюнең нинди сәнгать төре икәнлеген күзалламаган кеше бармы икән?! Аны үз итмәгән кеше дә сирәктер ул. Кайберәүләр аны хәтта һөнәр итеп тә сайлый. Жыр, нәфис сүз кебек, бию дә ул – хисләр чагылышы, күңел халәте.

Бию традицияләрен саклап һәм үстерепБию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп


Мин дә биюне балачагымнан ук бик яратам. Әнием хәтерләвенчә, әле телем дә ачылып бетмәгән килеш, мин еш кына өйдә бер кулыма кароаоке микрофонын тотып җырлаган булып тәтелди-тәтелди, тыпырдап биеп йөргәнмен. Дәртле бию көе ишетсәм, аякларым үзләреннән-үзләре биергә тотына. Шуңа күрә беренче сыйныфтан ук зур теләк белән Балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендә хореография бүлегендә шөгыльләндем. Ә инде 10нчы сыйныфтан минем зур теләгем – районыбызның данлыклы “Асылъяр” халык биюләре ансамбле составында сәхнәдә бию хыялым да тормышка ашты.
Районыбыз элек-электән оста биючеләре белән дан тотучы төбәк булган. Аның кыскача тарихына күз салсак, ансамбль сугыштан соңгы авыр чорда – узган гасырның кырыгынчы еллары ахырында оештырыла. Аңа Чакмагыш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәтхулла Арслан улы Баимбәтов һәм талантлы биюче Рим Әгъләм улы Бакиров нигез салганнар. Ансамбльнең формалашуында бөек Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров та зур роль уйнаган. 1958 елда республика үзешчән сәнгать фестивалендә чыгыш ясау өчен ул хореография коллективының үзенчәлекле визит карточкасына әверелгән «Яңа кыз», «Татар егетләре биюе» һәм «Тула өмәсе» кебек биюләр куя. Уфа сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң, коллектив җитәкчесе Рим Бакиров республиканың халык биюләре ансамбленә эшкә күчә, ә аның урынына Әнфак Гарипов килә. 1960 еллар башында район җитәкчелеге яңа биюләр куярга БАССРның атказанган артисты Закир Сәет улы Исмәгыйлевны чакыра. Шулай «Дуслык» биюе куела, аны башкарганнан соң ансамбль республика смотры лауреаты була һәм Кремльнең Съездлар сарае сәхнәсендә СССР Югары Советы сессиясе делегатлары алдында чыгыш ясый.
1961 елда бию ансамбле Мәскәүдә узган Бөтенсоюз үзешчән коллективлар конкурсында катнаша, фестиваль лауреаты була һәм ВДНХ көмеш медале белән бүләкләнә. 1962 елда Башкортстанда беренчеләрдән булып ансамбльгә «Халык коллективы» дигән мактаулы исем бирелә.
1968 елда Чакмагыш районы бию ансамбле Молдавиянең Кишинев шәһәрендә узган Бөтенсоюз халык биюләре фестивале лауреаты була, ә 1980 елда «Дуслык поезды» составында Болгариягә бара. 1969 елда коллектив Башкорт АССР мәдәният атналыгы чикләрендә Ульяновск шәһәре сәхнәләрендә чыгыш ясый. Безнең республиканы коллективта катнашучылар тулысынча диярлек әйләнеп чыкканнар.
1972 елдан ансамбльгә бию сәнгатенең чын остасы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Галләм кызы Зәйнетдинова җитәкчелек итә. Шунысы сөнечле, биючеләрнең яңа буыны бүген дә үзләреннән алда килгәннәрнең традицияләрен саклый һәм үстерә. Төрле елларда ансамбльнең җитәкчеләре Динар Нургалиев, Раджеш Зәйнетдинов, Нәфисә Әшәрәпова, Эдуард Якупов була.
Бүгенге көндә ансамбль белән Гөлшат Илшат кызы Галләмова җитәкчелек итә. Безнең хөрмәтле җитәкчебез – Гөлшат Илшат кызы безне бердәм итеп туплаучы, талантлы, эшен бар нечкәлекләренә кадәр белүче чын һөнәр остасы. Мәктәп елларыннан ук ул үзешчән сәнгать дөньясында кайный, уку йортының «Йәйгор» халык бию ансамбле составында чыгыш ясый. Биюгә булган чиксез сөюе һәм белемен камилләштерү максаты аны 2008 елда Башкортстан республика мәдәният техникумынын читтән торып уку бүлегенә алып килә. Хезмәт юлын районыбызның Яңа Балтачы авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып башлый, артабан 2010 елда район мәдәният йортының «Асылъяр» халык бию ансамбле җитәкчесе итеп билгеләнә.
60 елдан артык “халык” исемен йөрткән данлыклы ансамблебез үзенең искиткеч биюләре белән тагын да бик озак еллар тамашачыларны матур, чагу чыгышлары белән сөендерсен иде, дигән теләктә калам.

Илдана Гайсина,
“Асылъяр” халык биюләре ансамбле әгъзасы.

Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Бию традицияләрен саклап һәм үстереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас