

Анда катнашучылар халык биюләре тарихы битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева биюләрнең барлыкка килү тарихы, бүгенге көндә Башкортстан иҗатының визит карточкасы булган дәүләт академия халык биюләре ансамбленең оештырылуы турында сөйләде. Чарада шулай ук күренекле хореограф һәм балетмейстер, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәровның тормыш һәм иҗат юлы, шулай ук данлыклы якташыбыз, талантлы биюче Әнфак Гарипов турында бик күп кызыклы мәгълуматлар җиткерелде. Чакмагыш авылы Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Юлия Сәетова “Бөрҗән кызы” башкорт биюен башкарып, башкорт халык биюләренең үзенчәлекләре турында бәян итте, аның төп элементларын күрсәтте. «Фантазия» хореография берләшмәсендә тәрбияләнүче Алия Мөхәммәтҗанова, Сабина Хафизова һәм педагог Юлия Сәетова башкаруында башкортча стильләштерелгән «Халкыма» биюе бәйрәмнең үзенчәлекле, чагу бизәге булды. Флешмобта катнашучылар, хореографик сәләтләрен күрсәтеп, бердәм рәвештә бию хәрәкәтләрен кабатладылар.
Чара ахырында иҗат, сәнгать сөючеләр өчен «Фольклор теле» иллюстратив-китап күргәзмәсендә урын алган китаплар тәкъдим ителде.