

Бу көнне чарада катнашучылар гаилә җылысы һәм күңелле ял минутлары мохитенә чумдылар. Китапханәче Гөлнара Китапова һәммәсен дә яшь бәйрәмнең тарихы, аны бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны кайсы илләрдә һәм ничек билгеләп үтүләре турында таныштырды. Чарага “Әтием терәгендә киртәләр берни түгел!” дип исемләнгән гаилә кыйммәтләренә һәм әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган иллюстратив-китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук биредә әтиләр белән бергә үткәрелгән онытылмас мизгелләр турында күп күңелле хәлләр һәм истәлекләр яңгырады. Балалар якыннары белән белән төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Әтиләр һәм картәтиләр өчен балалар башкаруында җырлар, шигырьләр һәм кул эшләре аеруча зур бүләк булды.