ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
24 октябрь 2025, 10:50

«БиблиоОлимп»республика олимпиадасында икенче урын!

Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Башкортстан Республикасының иң көчле командалары арасында «БиблиоОлимп» республика олимпиадасы узды. Бу китап сөючеләр һәм әдәбият белгечләре өчен әһәмиятле вакыйга булды.

«БиблиоОлимп»республика олимпиадасында икенче урын!«БиблиоОлимп»республика олимпиадасында икенче урын!
«БиблиоОлимп»республика олимпиадасында икенче урын!


Чикмәгыш беренче урта мәктәбенең Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова җитәкчелегендәге “Беренчеләр" командасы олипиадада яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 4 «В» сыйныф укучылары муниципаль этапны уңышлы узганнан соң финал уенына чакырылды.
Укучылар биремнәрне кызыксынып үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм белемнәрен күрсәттеләр. П.Ершовның «Конек-Горбунок» китабына багышланган этап аеруча истә калды. «ПЕРВЫЕ» командасы республика этабында лаеклы чыгыш ясады һәм Бөре шәһәре командасыннан гына калышып, мактаулы икенче урынны алды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас