

Бу казанышлар сәнгать бүлегенең талантлы укучылары алдында зур перспективалар ача: 1нче дәрәҗә җиңүчеләр легендар дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә «Иң яхшылар вакыты» проекты чикләрендә чыгыш ясау хокукы ала. 2 һәм 3нче дәрәҗә лауреатлар булган катнашучылар Дондагы Ростов шәһәренә конкурсның финал этабына (3-7 декабрь) «КрыльЯ» проектында танылган җырчы Анита Цой концертында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Балалар сәнгать мәктәбенең чагу йолдызлары Нурия Шәймөхәммәтова, Алия Фәрхетдинова, Диана Тимергалина, Эвелина Назарчук, Чулпан Зиннәтуллинаны һәм аларның талантлы укытучылары Зөһрә Рамил кызын җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә аларга якты чыгышлар һәм иҗатта яңа үрләр яулауда илһам һәм зур уңышлар телибез! Әлеге уңышларыгыз коллективыгызга көч-куәт өстәп, тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куйсын!