

Агымдагы атнаның тәүге көнендә сәнгать сөюче якташларыбыз көтеп алган күләмле мәдәни чара – үзешчән театр коллективларының “Театр көзе-2025” фестивале башланды. Аны Г.Мөхәммәтшинаның “Гафу итә алсаң әгәр” спектакле белән Юмаш авылы биләмәсенең Митрәй-Әюп мәдәният йорты сәхнә осталары ачты. Фестивальнең тәүге тамашачыларын сәламләп, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова районыбызда бу күркәм мәдәни традициянең елны-елында уңышлы дәвам итүен һәм сәхнәләштерелгән әсәрләрнең рухи-тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле булуын билгеләп, сәхнәдә иң беренче сынау тотучы үзешчәннәргә уңышлар, залдагы тамашачыларга фәһемле мәдәни ял кичләре теләде.
Митрәй-Әюп мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнәләштергән тамашада төрле буын вәкилләренең үзара аңлашу, хөрмәт-ихтирам юлларын эзләү кебек мәңгелек тема драматик жанрда тамашачылар хөкеменә җиткерелә. “Бу спектальне сайлавыбыз аның һәр заманда да көнүзәк булган гаилә темасына багышлануына да, актерлар составына да бәйле булды. Спекталь эчтәлеге буенча төрле буыннарның дөньяга төрле карашта булуы нәтиҗәсендә сюжет линиясендә киеренке хәлләр килеп туа, фаҗигаләр була. Без бу тамашаны уйнаганда һәркайсыбыз үз героеның барлык кичерешләрен йөрәгебез аша үткәрдек. Шулай булмаса, спектакльне сәхнәләштерүнең бер мәгънәсе дә булмый. Инде бу тамаша белән күрше Уйбулат авылында да чыгыш ясап өлгердек. Анда да аны елап, хисләргә бирелеп карадылар. Шуңа да без үзебез уйнаган геройларның кичерешләрен, характерларын тамашачыларыбызга җиткерә алганбыздыр дип уйлыйбыз”, – ди спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, үзе үк төп рольләрнең берсе – Асия ролен башкаручы мәдәният йорты җитәкчесе Резида Фәрит кызы Нигъманова. Шунысын да аерым билгеләр идек, спектакльдә Хәния әби ролендә уйнаган Альфира Саттарова, Дания ролендәге Зөлфия Хәбибуллина, Гөлназ роленә кергән Рәмзия Гайнанова, Разия образында булган Гөлнара Зарипова, табибә Лена Рәисовна ролендә чыгыш ясаган Эльяна Әхмәдуллина бу геройларның хис-кичерешләрен барлык тулылыгында җиткерергә омтылдылар, залдагы тамашачыларны көлдерделәр дә, елаттылар да, уйландырдылар да. Спектакльнең залны тутырып килгән якташларының аягүрә торып, көчле алкышлар белән тәмамлануы, аннан соң да күп санлы рәхмәт сүзләрен җиткерүләре дә нәкъ шушы дәлилли. Тамашаның уңышында режиссердан тыш, музыкаль яктан бизәүче Р. Гайнанованың, сәхнәне бизәүче А. Саттарованың, сәхнә артында актерларга ярдәм иткән Ю.Галина белән Л.Гайнанованың да хезмәт өлешләре зур.
“Клубтагы китапханәгә килгәч, спектакльнең беренче репетициясендә үк туры килеп, аны күргән иң беренче тамашачысы булдым. Бүген инде аны өченче тапкырга карарга килдем. Үзебезнең авылдашларыбыз аны шул кадәр оста итеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп, профессиональ артистлардан һич калышмый уйныйлар, артистлык осталыклары белән сокландыралар. Аларга артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез”, – ди Митрә-Әюп авылында яшәп, үзе дә шигырьләр, җырлар иҗат итүче, озак еллар дәвамында безнең “Игенче” гәзитенең дә тугры дусты булган каләм остасы, мәгариф ветераны Ризида Әлтаф кызы Каюмова.
Без дә үз чиратыбызда сәнгать фестивален иң беренче булып башлаган Митрә-Әюп мәдәният йорты үзешчәннәренә артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын, яңадан-яңа иҗади ачышлар һәм казанышлар телибез. Авылның яме, тормыш учагы булган клубта шундый үз эшенә бар җаны-тәне белән бирелеп, булсынга дип эшләүче, чын мәгънәсендә кулларыннан гөлләр тамган иҗатчылар булганда мондый фәһемле тамашалар, күркәм концерт-чаралар артабан да күп булып, монда яшәүче халыкка рухи, мәдәни ял мизгелләре бүләк итүләренә, димәк, кешеләр яшәешен тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк итүеләренә иманыбыз камил.