

Башкортстан – Русиянең мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү практикасын керткән беренче төбәкләренең берсе. Республика җитәкчелеге эзлекле рәвештә Башкортстанда мәдәният үсешенә ярдәм күрсәтә.
Мәдәният учреждениеләр саны буенча Башкортстан Русия Федерациясендә беренче урында тора. Республикада 114 Балалар сәнгать мәктәбе эшли, аларда 50 меңнән артык укучы белем ала. Мәктәпләр саны буенча Башкортстан Русия Федерациясе буенча 9 нчы һәм Идел буе федераль округы буенча 3 нче урында тора. 8 һөнәри учреждениедә һәм Уфа дәүләт сәнгать институтында 2 меңнән артык студент белем ала.
Дәүләт программасы чикләрендә милли традицияләрне саклауга һәм сәнгатьне популярлаштыруга юнәлдерелгән мәдәни инициативаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча проектлар актив тормышка ашырыла. Сәнгать һәм мәдәният тармакларында квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән программалар аша төбәктә мәдәни белем бирүнең сыйфаты яхшыра.
Башкортстан Республикасы Башлыгы республикабызда зур мәдәни чаралар оештыру белән беррәттән авылларда һәм җирле дәрәҗәдә мәдәнияткә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Бүген йөзләгән яшь артистлар, музыкантлар, сәнгать мәктәпләре укытучылары һәм китапханәчеләр туган якларында тормыш итүне һәм иҗади үзбилгеләнүне сайлыйлар, республикабызның мәдәният киңлеген баеталар. Мондый чаралар авылга квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә үзенчәлекле мәдәни мирасны саклап калуга һәм үстерүгә дә ярдәм итә, бөтен төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясый.
2025 елның 1 гыйнварыннан “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы эшли башлады. Ул белгечләрне авыл җиренә һәм кече шәһәрләргә җәлеп итүне һәм бер миллион сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү бирелүне максат итеп куя. Чакмагыш авылының Балалар сәнгать мәктәбендә агымдагы елның 1 сентябреннән әлеге программа буенча яшь белгеч Азалия Азат кызы Исхакова эшли башлады.
Балачагыннан ук музыкага, сәнгатькә гашыйк кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының “Эстрада музыкаль сәнгате” юнәлеше буенча һөнәри белем ала. Яшь белгеч сөйләвенчә, музыкага сөюне аңарда әнисе Әлфидә Нәвил кызы тәрбияли. Яшь чагында үзе дә бик матур җырлаган райондашыбыз үзешчән сәнгать смотрларда актив катнаша. “Алма агачыннан ерак төшми”, – дигәндәй, Азалия дә нәни чагыннан ук җырларга ярата.
“Балалар бакчасына йөргән вакытымнан ук җырлый башладым. Яңа Коты урта мәктәбендә укыганда минем беренче остазым Альмира Фәһим кызы Хәмәтова иде. Исемдә, якынча 2014 елда ул мине беренче тапкыр Балалар иҗат үзәгендә узган «Язгы тамчы» конкурсына әзерләде, анда мин 1нче урынны яуладым. Шул вакыттан алып зур сәхнәдә чыгыш ясау теләгем туды. Көллияткә керер алдыннан ел дәвамында минем белән фортепиано буенча Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Әхнәф кызы Казаева шөгыльләнде. Остазларым һәм педагогларым ярдәмендә әзерләнеп, мин инде көллияттә укырга әзер идем. Хәзерге вакытта минем һөнәрем алга таба барырга, сәләтләремне үстерергә һәм укучыларыма кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә”, – ди ул.
Азалия Азат кызы билгеләвенчә, «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы авылда мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүдә мөһим роль уйный.
“Минем кебек яшь кадрларның уртак фикерен җиткерәсем килә: сайлаган һөнәребез буенча эшли алуыбызга һәм авыл җирендә яшәүче балаларны сәнгатькә өйрәтә алуыбызга бик шатбыз. Ә дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтү шатлыклы өстәмә булды”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Башкортстан Республикасында “Земство мәдәният хезмәткәре” конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчесе, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Азалия Азат кызы.
Балаларга сәнгать белеме бирүдә, аларда музыкага сөю уятуда үз өлешең барлыгын тою, аларның ышаныч-хөрмәтен яулау яшь укытучы өчен иң кадерлесе икән. Яшь белгеч моны хезмәтенең беренче көннәреннән үк аңлады. Азалияга хезмәтендә зур иҗади уңышлар юлдаш булуын һәм һәрчак хезмәтеннән ямь һәм тәм табып яшәвен телибез.