ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
11 ноябрь 2025, 07:10

Кул эшләренә күңел җылысын салып

Кул эше – кул хезмәтенең мавыктыргыч төре. Ул күп шатлык китерә, ял мохитенә, гүзәллек дөньясына кертә ала. Балалар иҗат үзәгендә районыбыз оештырылуга 95 һәм Чакмагыш авылына 350 ел тулуга багышланган “Районыбыз осталары” дип исемләнгән чара узды.

Кул эшләренә  күңел җылысын салыпКул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә күңел җылысын салып


Очрашуга декоратив-гамәли сәнгать осталары – Рапат урта мәктәбенең ИЗО һәм технология укытучысы, республика конкурсларында җиңүче Резида Хаҗиәхмәт кызы Ишморатова, Иске Ихсан авылыннан килгән декоратив-гамәли сәнгать остасы һәм республика конкурслары җиңүчесе Зилә Фәрит кызы Гыйззәтуллина, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары – “Шкатулка серләре” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Радик кызы Муллаянова, “Иҗат дөньясы” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Альбина Рәдиф кызы Гыйльметдинова һәм “Өч төен магиясе” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Гөлфия Мөслим кызы Баева чакырылган иде. Чара барышында алар төрле эшләнмәләр, аларны ясау буенча үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Балалар зур кызыксыну белән үз эшләренең осталарына күп сораулар бирделәр. Кичәне “Ритм”, “Фантазия”, “Русское слово” иҗат берләшмәләрендә укучылар һәм өстәмә белем педагогы Айсылу Дамир кызы Такыянузованың матур чыгышлары бизәде.
Чара күңелле һәм бай булды, ул барлык катнашучыларда да тик уңай хис-кичерешләр генә калдырды.

 

Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә  күңел җылысын салып
Кул эшләренә күңел җылысын салып
Автор:Айгөл Гаскәрова, педагог-оештыручы.
Читайте нас