ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
11 ноябрь 2025, 07:05

Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып

Авыл биләмәләре театр коллективларының «Театр көзе – 2025» район фестивале чикләрендә Аблай авылы мәдәният йортында Мөнирә Сафина пьесасы буенча «Ике болыт» спектакле сәхнәләштерелде. Тамашачылар авыл үзешчәннәренең уенын зур канәгатьлек белән күзәттеләр.

Тормыш кыйммәтләре турында уйландырыпТормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып


Хафизулла бабайның хатынын почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Әлфия Абдулвәлиева, Хафизулла карт ролен Көсәкәй авылы клубы мөдире Рәсүл Сафиуллин, аларның кызын Аблай авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова, килен ролен Аблай авылы мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова, картларның күршесе ролен авыл китапханәчесе Гөлфия Маринкова зур осталык салып башкардылар.
Драмадагы вакыйгалар хәзерге тормышта бара. Төп тема – ата-аналар һәм балалар проблемасы. Гөләндәм әби белән Хафизулла бабай – гади авыл кешеләре, ике бала – ул һәм кыз үстергәннәр. Балалары лаеклы белем алганнар. Һәркайсының үз гаиләсе, әти-әниләре аларга коттеджлар төзергә ярдәмләшкән. Алар үз гомерләрен балаларга багышлаган, әмма картлык көннәрендә үз проблемалары һәм авырулары белән ялгыз калалар. Балалары аларга бик сирәк килә. Картлар Хәят исемле күршеләренә рәхмәтле, чөнки ул аларга өйдә ярдәмләшә, авырып ятканнарында һәрвакыт алар янәшәсендә. Алар авылдан китәргә теләми, ләкин балалары аларны көчләп шәһәргә алып китәләр һәм бер-берсеннән аералар. Балалар ике картны бергә карарга теләмиләр, шуңа күрә Хафизулла улына, ә Гөләндәм – кызына китә. Шулай ир белән хатын аерылышалар. Ата-ана рөхсәтеннән башка балалар аларның йортын саталар. Әнисе үлгәч, Фәрдия елый, әнисеннән гафу үтенә, ләкин инде соң була...
Тамашачы бер мизгелдә көлде дә, шул ук вакытта күз яшьләрен дә сөртеп утырды. Чөнки әсәрнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль булган аталар һәм балалар проблемасы турында иде.
«...Балаларга рәнҗемик, үзебез гаепле... Нигез җылысын сакларга, ата-ана хакын хакларга өйрәтмәгәнбез... Балалар белән сөйләшеп утырырга вакыт юк иде шул безнең. Тормышлары нык булсын дип тырыштык, иманнары нык булсын, дияргә башка да килмәгән»... — дип өзгәләнә төп герой Гөләндәм әби.
Әсәрдәге вакыйгалар әти-әнинең фаҗигале үлеме белән тәмамлана. Ул тамашачыларның күңеленә тирән тәэсир итте, беркем дә битараф кала алмады. Үзешчән коллектив куйган спектакль залда утыручы һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Әсәрдә мәңгелек тормыш кыйммәтләре күтәрелүе, Хафизулла карт белән Гөләндәм карчык хәлендә калмас өчен балаларны кечкенәдән үк нигез кадерен белеп үстерергә кирәклегенә басым ясалды. Спектакль тамашачы күңелен тетрәндерде һәм язмыш, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.
“Тамашачылар сәхнә әсәрен күз яшьләре аша карады. Спектакль үз максатына иреште – ул тормыш турында: без дөрес яшибезме, балаларны дөрес тәрбиялибезме, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга, аеруча яраткан әти-әниләребезгә игътибарны җитәрлек бирәбезме икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Бу хис-кичерешләрне тамашачылар күңеленә җиткерә алуыбыз өчен коллективыбызга һәм безне карарга килгән, ихлас алкышлары белән бүләкләгән тамашачыларыбызга зур рәхмәт”, – ди Аблай авылы мәдәният йорты мөдире Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова.

Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Тормыш кыйммәтләре турында уйландырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас