

Нәфисә Рабис кызы Гыльметдинова бу иҗат төренең серләрен яхшы белә һәм гадәти булмаган композицияләр иҗат итә. Аның кул эшләре кабатланмас стиле белән аерылып тора. Останың төрле иҗат җимешләре бихисап. Алар районыбызның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда урнашкан “Чакматаш” картиналар галереясен дә бизи.
Шушы көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбендә "Халкымның күңел бизәкләре" дигән мастер-класс узды.
Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова киез эшләнмәләр үзәгенә экскурсия үткәрде һәм укучыларны киез эшләнмәләр ясауның төрле техникасы белән таныштырды.
Аннары укучылар киптерү техникасы ярдәмендә бизәкләрне үзләре ясап карадылар. Аларга бу процесс бик ошады, укучылар мастер-классларга тагын берничә тапкыр килерләр, дип өметләнәбез.