

Бу пьеса кешедә акчага, байлыкка хирыслыктан көлә, чөнки бу проблема барлык дәверләрдә дә көнүзәк. Актуаль булган акча темасына һәм аның кеше язмышына йогынтысына багышланган бу сәхнә әсәре зал тулы тамашачы җыйды. Талантлы коллектив уйнаган спектакль сәнгатьнең ничек итеп уйланырга, көләргә һәм кеше мөнәсәбәтләренең тирәнлеген тоярга мөмкин булуының ачык мисалына әверелде.
Игелекле халык юморы белән сугарылган «Акча кемгә кирәкми» музыкаль комедиясе аферистлар һәм караклар алдап чит акчага һәм байлыкка ия булырга теләгән вакыйгалардан гыйбарәт. Әмма дөньяда намуслы, мәрхәмәтле кешеләр дә бар һәм мондый кешеләр ярдәмендә тамаша тарихы дөреслек белән тәмамлана.
Үзешчән актерлар сәхнәдә зур осталык белән төрле характерларны гәүдәләндерделәр. Закирҗан – Илдар Хәмидуллин, Бибисара – Дилә Рәхимова, Фатыйма – Гүзәл Харисова, Гөлсем – Гүзәл Ханова, Галиулла – Айнур Фәтхелбаянов, Буйчан егет – Ильяс Кәбиров, Мыеклы кеше – Ленар Әсфәндияров, Тәбәнәк кеше – Юлия Камалова, Сары чәчле хатын – Гүзәл Батыева, режиссеры – Ләлә Шәймәрданованың һәркайсы әлеге сәхнә әсәренең сюжет үсешенә, аның тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителүенә үз өлешен кертте.
Кичә ахырында Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков сүз алып, спектакльдә катнашучыларга – актерларга, режиссерга, оештыручыларга – искиткеч матур спектакльл куюлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Биләмә башлыгы авыл халкы өчен мондый мәдәни чараларның олы әһәмияткә ия булуын һәм югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләде. Мондый спектакльләр авылның мәдәни тормышын баетып кына калмый, ә театр сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә дә ярдәм итә, тамашачыларга онытылмаслык тәэссоратлар һәм кыйммәтле тормыш дәресләре бирә.