

Бу үзенчәлекле форум бөтен республикадан һәм аннан читтә галимнәрне, укытучыларны һәм талантлы яшь тикшеренүчеләрне җыйды. Форум эшчәнлегендә Чакмагыш гимназиясының вәкилләре дә катнашты. «Сибәгатов укулары» дип исемләнгән III Республика фәнни-гамәли конференциясендә 6 «б» сыйныф укучысы Нурия Шәймөхәммәтова, остазы Ләйсән Ревиль кызы Әхмәдуллина белән бергә жюри игътибарына «Хәйдәр Басыйров – Чакмагышның асыл улы!» дип аталган проект эзерләделәр. Нурия чыгышында Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров талантлы язучы, журналист, туган якны өйрәнүче, Чакмагыш районының мактаулы гражданы, атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, олы йөрәкле шәхес булуы турында сөйләде, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Улы Айдар белән үзебезнең район кешеләре турында егермедән артык китап бастырганнар. Нурия һәр кеше үз туган ягының тарихын, туган районының үсешендә көч салган күренекле кешеләрен белергә тиеш булуына игътибар итте. Ул материалны тирән аңлавын, иҗади фикерләрен һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Студентларның һәм мәктәп укучыларының иң яхшы фәнни-тикшеренү эшенең йомгаклары буенча Нурия IIнче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Нурия белән Ләйсән Ревиль кызын ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!