ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
25 ноябрь 2025, 07:10

Башкортстанда яшәүче 30 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күп балалы аналарны бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Башкортстанда яшәүче 30 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булдыБашкортстанда яшәүче 30 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды
Башкортстанда яшәүче 30 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды


Башкортстанда 30 күп балалы хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында Абҗәлил, Архангельск, Бәләбәй, Белокатай, Белорет, Бөрҗән, Гафури, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Калтасы, Кыйгы, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Хәйбулла районнарында, шулай ук Сибай һәм Уфада яшәүче хатын-кызлар бар.
Исегезгә төшерәбез, «Ана даны» медале Башкортстанда 1998 елда булдырылган.
Бу бүләк, Төбәк законнары нигезендә, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга бирелә.
Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас