ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
28 ноябрь 2025, 09:55

Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән

Шушы көннәрдә апабыз Фина Кәшфи кызы Гәрәеваның олы юбилеен – 85 яшен билгеләдек. Туганыбызның тормыш юлы, башка чордашларыныкы кебек үк, гап-гади.

Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт беләнГади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән
Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән


Апабыз районыбызның Яңа Биккенә авылында туып үскән. Тормыш иптәше, җизнәбез Сәгыйть Сәхибгәрәй улы белән күркәм тормыш корып, алты бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, аларны бала кайгылары да урап үтмәде, уллары Филүс, кызлары Наилә яшьли бакыйлыкка күчтеләр. Җизнәбез дә гүр иясе инде.
Апабыз хаклы ялга чыкканчы гомере буе К.Маркс исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләде, эшен бар күңелен биреп, тырышып, намус белән башкарды. Шуңа да аны иң беренчеләр булып Вадим Васильевич Соколов җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте хезмәткәрләре килеп котладылар, акчалата бүләк тә тапшырдылар. Ә аннан соң Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, авыл хакимияте хезмәткәре Лиана Раил кызы Гыйззетдинова, мәдәният йорты директоры Илдар Нуриәхмәт улы Галиев, сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Мәхмүт кызы Ишморатова баян алып, күчтәнәчләрен күтәреп килеп керделәр. Ләбиб Мазһар улы апабызга җылы, изге теләкләр җиткереп котлады, бүләк тапшырды. Илдар Нуриәхмәт улы баян көйләрен яңгыратты, барыбызны биетеп тә алдылар. Гади хезмәт кешесенә шундый олы хөрмәт күрсәткәннәре, матур чара оештырып, кадерле туганыбызның 85 яшьлек юбилеен истә калырлык итеп билгеләп шатландырганнары өчен Вадим Васильевич Соколовка һәм барлык алда исемләп үтелгән һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Шундый җитәкчеләр, оештыручылар һәм хезмәткәрләр булганда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм авыллар яшәячәк һәм һичшиксез зур уңышларга ирешәчәкләренә ныклы ышанабыз. Без апабыз өчен горурланып, шатланып утырдык.
Апабызның балалары-оныклары һәм туганнар исеменнән Вәсилә ВИЛДАНОВА.

Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән
Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән
Гади хезмәт кешесенә – кадер-хөрмәт белән
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас