

Төрле дәүләтләрдә ул төрле традицияләргә нигезләнеп бәйрәм ителсә дә, аның асылы бер – әниләргә тормыш бүләк иткән өчен, гомерләре дәвамында йөрәк җылысын биргәннәре һәм балалары өчен күргән-кичергән бөтен борчылу-кыенлыклары өчен рәхмәт белдерү. Бу көн хатын-кыз, ана дигән гүзәл затка йөкләтелгән үтә дә җаваплы бурычның изгелеген һәм бөеклеген ныграк аңларга ярдәм итә.
Шушы якты бәйрәмгә багышлап, район мәдәният йортында тантаналы чара – “Мәхәббәт белән тулы йөрәк” дип исемләнгән концерт үтте. Анда чыгыш ясап, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җирлегебездә яшәүче барлык гүзәл затларга – әниләргә ихлас котлау сүзләрен һәм бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде һәм изгелек, күңел тынычлыгы, илебездә һәм гаиләләрдә иминлек булын теләде.
Тантаналы концерт барышында махсус хәрби операция бурычларын үтәп, дәүләтебез бәйсезлеген яклаган яугир якташларыбызның әниләренә һәм гомер юлдашларына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Залда утырган әниләр өчен үзешчән сәнгать осталарының җырлы-биюле чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкарган дулкынландыргыч җырлар, дәртле биюләр һәм чагу композицияләр залдагы тамашачыларда онытылмас тәэссоратлар калдырды. Якты бәйрәмгә багышланган концерт программасы чын мәгънәсендә җылы, күләмле һәм игелекле булды. Тамаша залында бәйрәм мохите хакимлек итте.
Ә инде мәдәният йортының фойесында район үзәге балалар бакчалары коллективлары тырышлыгы белән әзерләнгән “Минем яраткан әнием” күргәзмәсенә куелган күз явын алырлык кул эшләрен карап соклану мөмкинлеге булды. Волонтерлар бәйрәмгә килгән әниләргә тәбрикләү открыткалары тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының “Лада” ансамбле башкаруындагы көй-моңнар яңгырап торды, киез басып эшләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе игътибарны җәлеп итте. Балалар иҗат үзәге педагоглары әзерләгән күркәм фотозонада һәркем истәлекккә фотога төшә алды. Бу бәйрәм җирдәге иң кадерле кешеләргә янә бер тапкыр тапкыр хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерү өчен яхшы мөмкинлек булды.