ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
1 декабрь 2025, 16:10

Илгә батыр уллар үстергән аналар хөрмәтенә

Һәркем өчен дә иң зур, иң кадерле, иң якты бәйрәм – Әниләр көне алдыннан Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның әниләре һәм тол хатыннары катнашлыгында “Рәхмәт сиңа, солдат анасы!” дип исемләнгән күркәм очрашу оештырылды.

Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенәИлгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар хөрмәтенә

Китапханә директоры һәм район хатын-кызлар советы рәисе Алсу Радик кызы Гәрәева чараны ачып, барлык әниләрне дә бәйрәм белән ихлас котлады. “Сезнең улларыгыз һәм ирләрегез үз бурычларын намус белән, лаеклы үтәделәр. Алар – чын геройлар, без һәрвакыт алар белән белән горурланачакбыз”, – диде ул, биредә җыелучы гүзәл затларга тирән рәхмәт хисләрен белдереп. Ватан сакчысы булу – элек-электән дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башлану белән ватанпәрвәр, кыю ир-егетләребез “Мин анда кирәгрәк!” сүзләре белән илебез азатлыгы өчен көрәшергә теләк белдерә һәм махсус хәрби операция зонасына юллана. Чөнки алар барысы да кечкенәдән хәрби хезмәт турында хыялланып, илебезнең чын патриотлары булып үсәләр. Артабан чараны матур итеп әзерләп, алып баручы Гөлнара Сәхибгәрәева бирегә чакырылган аналар белән таныштырып үтте. Әнүзә Фәндүс кызы Вәлива Каргалы авылыннан килгән. Тормыш иптәше Венер белән ике балага гомер бүләк итәләр. Хәрби һөнәрен бик якын иткән уллары Данил 2022 елның язында батырларча һәлак була. Бүген Әнүзә Фәндүс кызы улы Данилның улы Кәримнең үсүенә шатланып яши. Муниципаль автоном “Чакмагыш-ТВ” учреждениесен җитәкләгән Гөлназ Вил кызы да үтә дә сабыр, олы җанлы, киң күңелле гүзәл затларның берсе. Улы Артурны искә алучылар: “Искиткеч матур сөйләмле, тел байлыгы белән аерылып торган, барлык мәдәни, спорт чараларында алдан йөрүче, актив, тормыш сөючән егет иде”, – дип искә алалар аны. Артур Радик улы Хәмәтгәрәевның һәлак булуына да өч елдан артык вакыт үткән. 28 яшьлек улын югалткан ананың йөрәге бүген дә сызлый, ана күңеле сызлана, юксына, бу – гомерлек йөрәк ярасы... Руслан Тимербай улы Кашаев гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Авылда туып үскән, чыныгып үскән егет өлкәннәрне хөрмәт итәргә, проблемалардан качмаска кирәклеген аңлап үсә. 1 ел армиядә хезмәт итеп кайта. 2023 елда махсус хәрби операциягә юллана, хатларында үзе белән барысы да яхшы булуын хәбәр итеп тора. 2023 елның 3 августында алгы сызыкка яуда кирәк-яраклар һәм азык-төлек китерү буенча чираттагы бурычны үтәү вакытында үлем ярасы ала. Һәлак булганнан соң ата-анасына генерал Шәйморатов ордены тапшырыла. Әлеге чарада Русланның әнисе Гөлнара Флүр кызы да бар иде. Чакмагыш авылында гомер итүче, күптән түгел генә батырларча һәлак булган Денис Радик улы Гәрәевны тәрбияләп үстергән Әлфинә Габделсамат кызы Маннанова да бар иде әлеге чарада. Тормышның көтелмәгән авыр сынауларын үтеп, зур кайгылар кичерергә туры килә Әлфинә апага. Көтмәгәндә сеңлесе Зөһрәнең 7 сыйныфта укыган улы Денис әти-әнисез кала. Шул вакыттан башлап Әлфинә апа тормыш иптәше Дамир Мөбәрәк улы белән аны аякка бастырырга ярдәм итәләр. Үзләренең ике улы янына өченчесенә дә урын табыла. Олы йөрәкле райондашыбыз барлык аналарга да сабырлыклар, түземлекләр, сәламәтлек теләде һәм тизрәк җиңүне каршылап, барлык кешеләрнең дә якыннарының сау-сәламәт туган якларына кайтуын теләде. Югары Аташ авылында туып үскән Тимур Азат улы Хисмәтуллин балачактан тыңлаучан, җаваплы бала булып үсә. Рәсем ясау белән мавыга. 2022 елда колледж тәмамлау белән хәрби хезмәткә контракт төзи. Батырларча һәлак булган Тимурның әти-әнисе Резеда Әскать кызы, Азат Наил улы районда барлык оештырылган чараларда актив катнашырга тырышалар, рәхмәт аларга. Әлеге очрашуда Тимурның нәнәсе Нәфисә апа Гомәрова да катнашты. Күптән түгел генә аның икенче китабы дөнья күргән. Беренчесе “Балан ачысы” дип аталган китабын Нәфисә апа батырларча һәлак булган оныгына багышлаган. Ул чарада катнашучыларга берничә шундый шигырен дә укып ишеттерде. Чакмагыш егете Алмаз Гамил улы Рахманкулов 2 ел армия сафларында хезмәт итә. Әти-әнисенә терәк була ул, матур гаилә кора. Тормыш иптәше Илсөяр Зиннур кызы белән өч балага гомер бүләк итәләр. 2024 елның ноябрендә Алмаз Гамил улы батырларча һәлак була. Илсөяр Зиннур кызы да бу көнне китапханәнең кунагы булды. Фидан Таһир улы Арысланов 1977 елда Аблай авылында туа. 2023 елның ноябрендә контракт төзешеп махсус хәрби операциягә юллана, батырларча һәлак була. Героебызның тормыш иптәше Гермина Ринат кызы да әнисе белән әлеге чарада катнаштылар. Гермина әнисенә багышлап шигырь сөйләде, җыр да бүләк итте. Альберт Рафаэль улы Хәмидуллин Митрә-Әюп авылыннан, 2025 елның март аенда контракт буенча хәрби хезмәткә китә. Август аенда батырларча һәлак була. Аның тормыш иптәше Гөлназ Хәмзә кызы да безнең арада булды. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач та мәрхәмәтле күңелле әниләр, апалар, нәнәйләр яугирләребезгә ярдәм итү теләге белән берләште. Махсус хәрби операция зонасына тәмле ризыклар, җылы киемнәр, төрле кирәк-ярак әйберләр тупланып, озатылды. Шундый изге күңелле райондашларыбызның берсе – Тамьян авылыннан Гүзәлия Фаил кызы Кәримова. Ул озак еллар Тамьян урта мәктәбе директоры була, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биреп, шушы фәннәргә каратак сөю орлыклары сала. Оста куллы ханым буш вакытларында балалар һәм өлкәннәр өчен заказга оекбашлар бәйли, җиләк, герань үсентеләре үрчетә, артыгын сата. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, авыл халкын әйдәп йөрүчеләрдән. Гүзәлия Фаил кызы – өч бала анасы, бәхетле картәни. Үтә дә уңган, актив райондашыбыз байтак вакыт солдатларыбызга атап җылы оекбаш-бияләйләр бәйли. “Батыр ир-егетләр үстергән аналарга Ходай Тәгалә сабырлыклар, түземлекләр, көч бирсен. Без сезнең алда баш иябез. Махсус хәрби операция башланганнан бирле мин дә җиңүгә үз өлешемне кертим дип, яугирләребезгә оекбашлар, бияләйләр бәйләп, җәй көннәре үләннәр киптереп, җиләк-җимешләрдән как ясап, илтеп тапшырам. Һәрбер бәйләгән оекбаш, бияләйләрнең размерларын тегеп, эченә изге теләкләремне язып салам”, – дип сөйләп үтте ул ихлас ярдәме турында. Чара барышында кунакка чакырылган әниләр бернинди энә-крючок кулланмыйча, бармаклар белән генә бәйли торган ысул буенча осталык дәресенә җәлеп ителде. Шулай ук “Себер сәламәтлеге” компаниясен җитәкләгән Алсу Таһир кызы Гәрәеваның хатын-кызларыбыз сәламәтлеге турында фәһемле киңәшләре, Яңа Коты авылыннан килгән күпкырлы талант иясе Йолдыз Шакированың бәйрәм тортын бизәү буенча осталык серләре белән бүлешүе бирегә чакырылган гүзәл затларыбыз өчен бик файдалы һәм кызыклы булгандыр, дип ышанасы килә. Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының танылган композицияләрне башкарулары беркемне дә битараф калдыра алмады, аларның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Йолдыз Шакирова башкаруындагы җыр да һәммәсенең күңеленә хуш килде. Җылылык һәм ихласлык мохитендә узган очрашу чын геройлар, каһарман йөрәкле уллар тәрбияләп ъстергщн хатын-кызларга игътибар һәм хөрмәт билгесе булды. Дустанә аралашу чәй табыны артында дәвам итте.

Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар  хөрмәтенә
Илгә батыр уллар үстергән аналар хөрмәтенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас