+22 °С
Дождь


Балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендәге "Дуслык" фольклор-хореография ансамбле конкурста Гран-при һәм I дәрәҗә лауреат Дипломына ия булды! Сабина Хәмәдиева, Эмилия Әхмәдиева, Саида Кәримова – ялгыз башкаруда I һәм II дәрәҗә, Нәфисә Ишдәүләт кызы Әшәрәпова җитәкчелегендәге "Радуга" хореография ансамбле – II дәрәҗә лауреатлар булдылар. Камил Рәхимов һәм Мәрьям Юлдашева Рәисә Әхмәт кызы Латыйпова җитәкчелегендә “Инструменталь жанр – баян” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Конкурсантларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар гына юлдаш булуын телибез.