+21 °С
Болытлы


Бай тарихлы башкорт теле 1999 елда кабул ителгән “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон нигезендә республиканың Дәүләт теле дип игълан ителде. Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, 2019 елдан башлап 14 декабрь Башкорт теле көне буларак билгеләнә. Шушы уңайдан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3се "в" классында Бердәм ачык дәрес үтте. Дәрестә укучылар башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Рауил кызы Исламгалиева җитәкчелегендә Белем иленә сәяхәткә чыкты. Алар башкорт теле буенча белемнәрен кулланып, төрле станцияләргә юл тотты.