

Аның чираттагысы “Самовар янында кышкы маҗаралар” дип аталды һәм ул да зур оешканлык белән, күңелле үтте. Самавыр – ул гади йорт кирәк-яраклары әйбереннән дә зуррак нәрсә. Ул – гаилә учагы, уңайлылык һәм кунакчыллык символы. Бу көнне сәламәтлек торышлары буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре Марат һәм Зөмәрә Нәсыйбуллиннарның кунакчыл йортында кунак булып, яшьтәшләре белән очрашып, аралашып, онытылмаслык матур тәэссоратлар алып кайтты. Иң тәүдә чарада катнашучылар әкият геройлары Кар бабай (Илмира Шәфыйкова), Колобок (Гөлнара Китапова), Зимушка-зима (Элида Хафизова) белән күңелле һәм мавыктыргыч әкият мохитенә чумдылар. Алар бергәләп табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, кышкы викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Саф һавада күңел ачып кергәннән соң, барысы да Нәсыйбуллиннарның зур, уңайлы өендә кунак булып, сый-нигмәтле табын артында тәмлекәчләр һәм хуш исле үлән чәйләре белән сыйланды. Китапханәчеләр балаларны кыш турындагы кызыклы китаплар һәм әкиятләр белән таныштырдылар. “Чара шул кадәр матур, күңелле үтте, ул хәтта планлаштырганнан да яхшырак килеп чыкты! Күңелдә рәхәт булып, канәгатьлек хисе калды. «ИлишАгроПродукт» кибете сатучылары Лена Ришат кызы Гыйззәтулина, Лиана Риф кызы Акчуринага иганәчелек ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”, – диләр әлеге матур чарыны оештырып, үткәрүчеләр.